Һәркемгә бер кояш

Һәркемгә бер кояш

Alisacafina. Мине ни сәбәпле үз язылучыларыгыз исемлегенә кабул итүегезне тәки аңламадым – шулай да рәхмәт! Бу бит сезнең ябык аккаунт. Һәм без сезнең белән таныш түгел. Мәктәп директоры булып эшлим дисез, гафу итегез, андый ханымның абзарда сыер савып, инеш буенда бозау арканлап йөрүенә ышанып бетәсе килми. Хәзер, кибеттә бөтен нәрсә бар чагында, вакытыгызны шул рәвешле әрәм итәсезме? Укытучыларны кәгазь эше белән күмеп ташладылар дип зарланалар бит, болай да бала укытырга вакыт юк, дисез... Җитмәсә, сыер, бозау... Өстәвенә, исерек ир... Турысын язганга ачуланмагыз: үз тормышыгызны рәтләп көйли алмаган килеш, сез ничек мәктәп кадәр мәктәпне җитәклисез? Моның өчен бик көчле яки бик... сәер булу кирәктер бит... (12-13 нче битләр)

Тэглар:

54

0