Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек

Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек

3нче көн #Әдәбимарафон2025 #Әдәбимарафон Көз көнендә аның үзенең бик сөйкемле бер вакыты бар. Атналар буе көне-төне вак иләктән иләгәндәй төтәсләп торып үзәккә үткән, кибәннәрнең янтауларына яшел ямаулыклар үстергән бетмәс- төкәнмәс көзге яңгырлар туктаган. Әниләр елмаюы кебек ягымлы җылы көннәре, көмеш тоҗымнары, салкын төннәре белән әбиләр чуагы да узып киткән. Төнлә белән өй түбәләренә, капка башларына — бөтен җиргә җем-җем иткән ап-ак кырау төшә, агачларга бәс бәйләнә. Көзге пычракта бозылып калган урамнар, юллар, бөтен казылмалары, кисенте һәм чокырлары белән бер төн эчендә шакыраеп каталар. Урамнан узган арбаның дөбердәве бөтен авылны яңгырата. Иртән торып тышка чыксаң, бөтен дөнья боеккан. Келәт кәрнизендә. кызыл тәпиләрен корсак асларына яшереп, күгәрченнәр бөрешеп утыра. Агач ботакларындагы кабарынкы йонлы мескен чыпчыклар төшенке тавыш белән: — Суык-суык, суык-суык! — дип зарланалар Менә тагын берәр атна уза Көннәр тагын да суыта төшеп, инешләргә боз ката, җиргә кырпак төшә Картлар, бишмәт өстеннән билләрен буып, бияләй кияләр дә, озын таякларга таянып, уҗым басуына чыгып керәләр.

Тэглар:

58

0