3нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

3нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

3нче көн #әдәбимарафон2025 #әдәбимарафон Язылмаган китап (Повесть) ...Әйе, өйләнешеп күпмедер вакыт узуга, Инсаф бик нык үзгәрде. Кулларымда күтәреп кенә йөртермен дигән егетне әйтерсең лә җен алыштырды, көннән-көн кырыслана барды. Зөлфиянең эшләгән эшеннән гаеп табып, үзәгенә үтте. Ирендәге үзгәрешләрнең сәбәбен соңрак белде Зөлфия. Иртән сыер саварга чыккач, ишек үзеннән-үзе ачылып китте. Ябарга дип йөгереп килсә, иренең әнисе белән сөйләшкән тавышлары ишетелде. Ишекне аз гына ачык калдырып, шым гына стенага сөялде Зөлфия. -Шәһәрдә өстерәлеп туйган кызга өйләнеп дөрес тә эшләмәгәнсеңдер инде, улым. Кадереңне дә белми бит ул синең. Берсе булса, бәхетеннән күккә сикерер иде, бу Зөлфияң гел боегып йөри. Шәһәрдә йөргән нәрсәсе калгандыр аның. Безнең янда селкенеп йөргән булса да, уйлары синдә түгел. Минем белән дә җүнләп сөйләшми. Эшкә дә алмадылар үзен. Гөлсемнең җилдән тапкан шул имгәк кызына өйләнмәсәң, кызлар беткән идемени сиңа? Зөлфиянең кулыннан чиләге төшеп китә язды... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

62

0