Вакыйф Нуруллин "Җавап бир,кеше"

Вакыйф Нуруллин "Җавап бир,кеше"

Хәер, йөрер рәте булган тәкъдирдә дә барыр жире юк Ханәфинең. Авыллары кечкенә: нибары унбер йорт. Алары да, Ханәфи авызындагы тешләр шикелле, сирәгәеп калган, анда бер, монда бер булып кына утыралар. Бер йорт белән икенче йорт арасы йөз иллешәр метр булганнары бар. Ханәфи яшь чакта картлар сөйли торган иде: моннан туксан еллар элек шушы Куралык авылында ике йөздән артык йорт булган. Болай да тау өстендә утырган авылның иң биек урта бер җирендәге мәчет манарасы егерме биш-утыз чакрымнан күренеп торган. Ул манараның алтын йөгертелгән ае, җәйге аяз көннәрдә кояш нурларын чагылдырып, көндез дә Чулпан йолдыз шикелле балкып утырган.

Тэглар:

66

0