3 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

3 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Әллә нишләп, җаны бер дә тыныч түгел шул. Соңгы араларда Газинуры сырхап тора. Әле ике атна элек кенә әлләни булды шунда, эчем-эчем дип бөкләнде дә, ярты чиләк канлы пычрак су косты, әллә нинди укмаш кисәк тә килеп төште, хатын аны юньләп карап та тормады, йөгертеп чыгарып түкте дә, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, хастаханәгә озатты. Алты көн ач тоттылар да чыгардылар, берни тапмадылар. Һаман да вакыт-вакыт уйлап куя, ни булды икән соң ул пычрак су, дип. Тик алар әлеге шул дөнья мәшәкатьләре белән генә икесе дә чирләрен онытып торгандай. Икесенә дә илле биш була озакламый, икесенең дә саулыклары энә очында гына тора. Газинурның йөрәгенә операция ясатканына да дүрт ел була. Аллаһы сакласын, язмыш бер-берсеннән аера күрмәсен. Ул бит аларны күп тапкырлар сынады. Егерме сигез яшендә ашказанының өчтән бер өлешен алып ташладылар, аннан җиңел эшкә, милициягә ярдәмче булып күчте, яхшыга китермәде ул җиңел эш, анда яхшы гына эчәргә өйрәнде. Фирая гаиләсен саклап калыр өчен җан атты. Аның бар теләге – тирә-якта, дуслар-туганнар арасында үрнәк булырдай тулы гаилә булып яшәү иде. Һәм ул моңа иреште дә бугай. Алар бер-берсен бер караштан аңлап яшиләр бит #ТатарстанЯзучыларберлеге #ЗифаКадырова #Синсезкилгәнязлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

61

0