3 нче көн
Сания Әхмәтҗанова. ӘНИЕМ ХАТЛАРЫ Була минем бик бәхетле көннәр, Була моңсуланган чакларым. Шатлыкта да, авыр вакытта да Укыйм әниемнең хатларын. Теләп миңа күркәм сабырлыклар, Кушсаң да син, әни, түзәргә, Күз яшьләрең тамган эзләр калган «Бик сагынам» дигән сүзләрдә. «Быел язгы ташу иртә төште, Юлга чыкма, балам», – дигәнсең, Хат соңында үзең: «Тиз көннәрдә Күрешү көтеп калам», – дигәнсең. «Бәрәңгеләр әйбәт булды, диләр, Чыгып күрә алмыйм мин генә. Сабый бала карагандай карый, Мең рәхмәтләр яусын киленгә...» Әниемнән хатлар килми инде, Кайт, балам, дип хәзер дәшми ул... Бәхил булып, хәер-дога кылып, Җан тибешем булып яши ул.
Сылтамалар:
52
0