3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәзил Вәлиев "Юлларым".
Юлларым, юлларым, юлларым, Юлларым уралган буранга. Уйларым, уйларым, уйларым… Кагылма ярама, сорама. Кырларым, кырларым, кырларым, Кырларым шатлыгы – тургайлы! Урманым, урманым, урманым… Ул миңа гел бәхет юрады. Инешем, ак чишмәм, тауларым, Талларым, кырларым, кошларым! Мин сездә күпме җәй җәйләдем, Мин сездә күпме кыш кышладым. Мин киттем. Калдыгыз, калдыгыз… Юлларым, иң якын дусларым! Ә хәзер йортым да, юлым да – Җырларым, җырларым, җырларым. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәзилВәлиев # Юлларым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
57
0