Көтеп узган гомер

Көтеп узган гомер

2нче көн. #Әдәбимарафон2025 #Әдәбимарафон - Фатыйма, нәрсә катып торасың, сөтең идәнгә түгелгән бит, - дип кычкырган Саттар агайга беренче күргәндәй итеп карады. Аннан аңына килеп, нәрсәгә тотынырга белми үрсәләнде: янында басып торган солдатның карашы күкләргә алып менә иде. Саттар агай, озын булгач ишетмәс, дип уйлапмы, солдатка карап, тагын кычкырды: — Балтаң кая, нишләп торасың? Солдат кулындагы балтасын күтәреп күрсәтте дә нидер әйтте. Тик аның сүзләрен ни Фатыйма, ни Саттар агай аңламады. Фатыйма егеттән күзен алмады. Саттар агай яшьләрнең арасына кереп уртага басты да тагын кулын болгап нидер кычкырырга тотынды, тик яшьләр аның башы аркылы бер-берсенә карап тора бирде. Саттар агай ярсыганнан ярсый барды; шулчак солдат карашын аңа күчерде дә тишәрдәй итеп текәлеп карады, председатель хәтта тотлыгып калды. Солдат балтасын күрсәтеп, әйдә, дип, Саттар агайның җилкәсенә көрәктәй кулын салды. Алар чыгып киткәч тә әле Фатыйма аңкы-тиңке килеп торды. «Иа Раббым, бу ни хәл, нишләп мин болай коелып төшәм соң, аяк астыннан җир убыла? Энекәй генәм, нинди матур күзләр, нинди гәүдә!» Яшь кызның битенә тагын ут капты. Кичке савым башлангач, Фатыйма, көянтә-чиләген күтәреп, күрше абзарга сөткә китте. Урамда солдатлар тезелешеп машинага таба атлый иде, араларындагы иң озыны туктап артка борылды. Фатыйма да туктап калды, солдат елмайгандай тоелды; аннан ул кызу-кызу атлап башкаларны куып китте. Фатыйманың да йөрәгенә ниндидер җылылык кереп урнашты, аның да ирененә елмаю кунды. Ишек төбендә җыелган яшь кызлар чырык-чырык көлештеләр. Шунда гына Фатыйма кызларның өстенә игътибар итте: күбесенең башында матур яулык, кайберләре хәтта яңа күлмәк тә кигәннәр, ә аның салып юарга алмашы да юк иде. Сөткә каткан алъяпкычына күз салгач, эче пошып елыйсы килеп китте. «Эх, торам шунда күземне тондырып, ни уйлады икән, күлмәген дә юып кия белми, дидеме икән?» Ул, эш беткәч, күлмәгенең итәген өстендә килеш кенә юды да әйләнә- әйләнә мич каршында киптерде. Иртән бозаулар эчергәндә күлмәк итәгенең очы сөткә кереп тагын пычранды, йөгереп б

Тэглар:

60

0