Әдәби марафон 2025✨ 2нче көн
Кызы, шунда ук килеп, аның өстенә иелде, маңгаеннан үпте, һәм алар тотынышып икесе дә елап җибәрделәр. Мәһабәт кияве дә, килеп, карчыкның кипкән ябык кулын зур, таза кулларына алды, иелә төшеп, күтәренке тавыш белән: «Нихәл, әби җаным, авырып киттеңмени? Ничево, ничево, берни дә булмас!» — диде һәм, пальто чабуын кайтарып, аз гына читкәрәк, сәке кырыена утырды. #ӘмирханЕники #ӘйтелмәгәнВасыять #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
59
0