2  нче көн #әдәбимарафон “Узган гомер” Әнгам Атнабаев

2 нче көн #әдәбимарафон “Узган гомер” Әнгам Атнабаев

XXX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 2 нче көн Әнгам Атнабай “Узган гомер” Узган гомер - атылган ук, Узган гомер - аккан су, Аккан сулар кире акмый, Шунсы бигрәк ямансу, Кире акмый аккан су. *** Узган гомер - тузган кием, Узган гомер - узган эш, Узган эшләр кабатланмый, Шунсы бигрәк кызганыч. Кабатланмый узган эш. *** Узган гомер - җырланган җыр, Узган гомер - истәлек, Безнең узган гомерләрне Кемнәр сөйләр искә алып? Гомерләр бер истәлек. 26 ноябрь, 1994ел #әдәбимарафон2024 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #БелемРадиосы #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #әдәбимарафонБалыкБистәсе #минтатармилләтеннән #Атнабай 290нчыбит #узгангомер

Тэглар:

104

0