Язмыш сынавы
Авылда яз хакимлек итә иде: әтәч гайрәтләнеп кычкыра, тавыклар җырлый-җырлый йомырка сала; ялгыз ата каз да вакыт-вакыт ишек төбенә килеп, каңгылдап куя – ул да ялгыз йөреп туйгандыр, бәбкәгә утырган җаныен тышка чакыра. Бар тере җанның күңелен җилкендереп, һавада мәхәббәт дулкыннары йөзә. Ачык тәрәзәләрдә матур челтәрләр җилферди, башларны әйләндереп, өйгә шомырт, сирень исләре кереп тула.
Сылтамалар:
64
0