
ХХХ Дөньякүләм #әдәбимарафон Фәнис Яруллин «Минем сагыну сезнең өегезгә...»
Икенче көн XXX дөньякүләм #әдәбимарафон Минем сагыну сезнең өегезгә Синнән алда кайтып җитәр дә, Син керүгә, назлы песиең булып, Күтәрттерер үзен җилкәңә. Син назларсың аны «йомшагым» дип, Кочагыңа алып сөярсең. Беркемгә дә әйтмәс серләреңне Аңа гына ышанып сөйләрсең. Ә бер читтә Сөю карап торыр, Бу күренешкә чиксез куанып. Сагынуым калыр синең белән, Йомшак чәчләреңә уралып. Син сизмәссең берни, ә шулай да, Чәчләреңә куйсаң кагылып. Бер яктылык төшәр йөзләреңә, Тәрәзәдән кергән Ай булып. 2002ел #әдәбимарафон2025 #ФәнисЯруллин #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #иделпресснәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44
107
0