Чыклы хәтирәләр. Таһир Шәмсуаров.
2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Чыклы хәтирәләр. Кемнәргәдер гади генә елга, Минем өчен газиз юк аннан. Шул Шушманың салларында йөзеп Киң Чулманга бит без юл алган. Язмыш мине үги итмәсә дә, Чыбыркысы байтак сөйрәтте. Моңлылыгым кәккүкләрдән минем, Ә җырларга тургай өйрәтте. Сабый чакны никтер еш сагынам... ...Ак томанга биләп таң ата. Әнкәй минем баштан сыйпый-сыйпый Тәмле кыстыбыйлар ашата. Күрше карты күптән мәрхүм инде, Җәйләр буе казлар сакладык. Таяк белән үлчәп күләгәне Көннең озынлыгын санадык... ...Ул казларны күңел күкләреннән- Үткәннәрдән кайтып эзлибез. Үстек инде... гомер-вакытны да Язлар-көзләр белән үлчибез. Әткәй көйләп аркан ишкән көннәр Онытылмас диеп кем белгән?! Сүс арканның очын эзли-эзли Туган йорттан чыгып кителгән... Малай чактагыдай наянланып Төртеп екмый көрткә бураннар. Кайткан саен тик өй чүгә бара, Тараялар нигә урамнар?! Туган җирдә күзне чагылдырып Күңелләргә керсез чык ята. ...Әнкәй минем баштан сыйпый-сыйпый Тәмле кыстыбыйлар ашата. Шул Шушманың суларында йөзеп Киң Чулманга бит без юл алган, Бу елгагың һәр тамчысы изге - Таңнан торып әнкәй су алган! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Әтиләрнигезе #Чыклыхәтирәләр #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары
52
0