Әдәбимарафон2025 2 нче көн
КИЧЕРЕРСЕҢМЕ БЕЗНЕ, РАББЫМ Җир йөзендә кыламышлар өчен, Раббым, безне кичерерсеңме? Җәннәтеңә лаек итәрсеңме? Кәүсәреңнән эчерерсеңме? Һәммә нәрсә сатыла бит хәзер – Туган-тумачалык һәм дуслык. Рухи кыйммәт капчыгына баксак, Капчык тишек, һәм анда бушлык. Бар нәрсәгә куела бит бәя, Кайсы кыйммәт тә, кайсы очсыз. Кодрәт җитсә калдырырлар иде, Җәйсез, язсыз, көзсез һәм кышсыз. Почмак саен тән сатыла мактап. Тән нәрсә ул? Җан да сатыла. Тәнен, җанын сатып бетергәннәр, Тормыш чүплегенә атыла. Кичерерсең микән яңа көнне, “Бисмилла”сыз башлаган өчен, Һәммәбез дә читтән карап торып, Кемдер бала ташлаган өчен? Рәнҗешләрне картлар йортындагы, Бармак бөгеп кемнәр санасын. Намус киемнәре тузып килә, Бирерләрме икән яңасын? Ялган белән изеп, ялган белән, Басабыз без заман көлчәсен. Белмибез шул, язмыш, бәхетләрне, Нинди бизмән белән үлчәсен. Гыйбрәтләрне алмыйбыз шул инде, Тормыш китабы әсәреннән. Җәннәтеңә итәрсеңме лаек? Эчерерсеңме кәүсәреңнән? Итәрсеңме гафу безне, Раббым, Кыямәтләрнең дәһшәтендә? Ярдәмеңне сузарсыңмы икән, Ахырзаманның вәхшәтендә? ... Мәүлит ШАКИРОВ
73
0