2 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

2 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Кыз үзе дә аның кайнар сулышыннанмы, көтмәгәндә ике арада кабынган уттанмы башы әйләнеп, өстенә ташкын булып килгән дулкынга каршы торырга тырышты. Ярамый, әнекәйгенәм, беренче көнне үк үбешергә ярамый, дигән уй вакыт-вакыт башка килә, тик каршы торып булмый. Ул көнне таң атканда гына керде, иптәшләре инде уянганнар иде. Гөлбану, ахирәтен күргәч, берничә минутка телсез калды, аннан, көчкә телен әйләндереп: – Сине нишләттеләр? – дип пышылдады. Фирая артындагы көзгегә әйләнеп карады да үзе дә сискәнеп китте. Чәчләр тузган, кофтаның инде ике төймәсе юк, итәкнең алды артка әйләнгән, биттә бер буяу калмаган. Ул эче катып көләргә тотынды: – Мине шулай яраттылар, әле дә ярый, ашап бетермәделәр... – Абау, ярату шулай була димени, бигрәк куркыныч икән бит ярату дигәннәре! #ТатарстанЯзучыларберлеге #ЗифаКадырова #Синсезкилгәнязлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллирнтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

76

0