Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек
2нче көн Бакча артына йөгереп чыксак, аргы якның җил тегермәне янында — мәхшәр! Ындыр артларын, киндер җирләрен, тегермән тирәләрен — бөтенесен халык каплаган. Үзе чәчәкле болын өсте төсле чүп-чуар, әрле- бирле кузгалып, кырмыска оясыдай гел кайнап тора. Шул халык диңгезе өстендә иң күзгә бәрелгән нәрсә — озын колга, шул колга башында, бөтен дөньясына ямь биреп, корәшкә дәшеп җилфердәп торган аллы- гөлле сабан туе бүләкләре. Колга башындагы шул кызыл башлы сөлгеләр, тастымаллар, күлмәклек һәм чиккән дәстәрханнар: «Әйдәгез, тизрәк җыелыгыз инде!» дигәндәй һавада болганып, үзләренә дәшеп торалар. Бөтен халык — яше-карты — ишек алларына, бакча артларына чыгып карыйлар да: — Әнә, мәйдан ачылган! —дип шул якка ашыга башлыйлар. Хәкимҗан белән без дә киттек. Хатыннар, кызлар, үзләренә зур бер төркем булып, җил тегермәне тирәсенә җыелганнар. Ул тирәләр — кып-кызыл да ямь-яшел. Гармуннарының колагына чиккән яулыклар бәйләгән гармунчы егетләр алар Ашыгыч. яныннан, кызларның йөрәкләренә ут салып, уйнап-җырлап узалар. Күрше авыллардан мәйдан тотарга килгән көрәшче егетләр дә күбрәк шул тирәдә чуала. Алар узып барганда, кызлар, күзләрен елтыратып, бер- берсенең кабыргаларына төртешәләр: — «Әнә, әнә!» — дип пышылдап калалар. Хәкимҗан белән без, бөтен мәйданны айкап бер әйләнеп чыкканнан сон, атлар янына килеп туктадык. Чабышка барасы атлар тирәсендә үз ыгы-зыгысы. Атлар түземсезләнеп башларын чайкыйлар. Атланып барасы малайлар, «бераз булса да җиңелрәк булыр» дип, аяк киемнәрен салып, оекчан гына калалар. Колакларына җил кермәсен өчен, башларына яулык бәйлиләр. Ат хуҗалары атларының йөгәнен рәтләп, ялларын тараган булалар, тынычсызланып сыйпаштыралар
68
0