
Зифа Кадыйрова "Урланган яшьлек"
2нче көн #Әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Юк, оныт, - Зөһрә, мәңгегә исендә калдырырга теләп, тагын бер кат кара күмер күзләргә тутырып карады да, таякка таянып, акрын гына өйләре ягына атлады. Әмирхан, руленә башын салып, карашы белән аны озатып калды, күздән югалгач кына урыныннан кузгалып китте. Мондый очрашу кешенең үз гомеренә бер генә тапкыр була, эзе бик тирән уелып кала. Кемгә, нигә кирәк булды мондый очрашу, бер Алла гына белә. Әмирханның тормышы, үзе дә уйламаганда, кирегә әйләнде дә куйды. Ул гомерендә татымаган хисләр кичерде, моңа чаклы мәхәббәт дип йөргән уйлар, барысы да бер уен гына булып калды. Ул бу хатынны мәңге дә оныта алмаячак. Аның кебекне эзләп, ялгыз калмасмы? Булса бары шундый гына булсын!
171
0