Газап

Газап

...Беркөнне эштән көн уртасында ук бушадым да дустым хезмәт иткән диспансерны күрергә дип киттем. Кафилнең заманча җиһазлы эш бүлмәсе шактый киң булса да, әллә инде нинди бүлнис икәнне белгәнгә, түшәме әкрен генә өстеңә төшеп киләдер сыман тоелды, һәм киштәләрдә тезелеп өелгән папкаларның саргылт төсләре монда бөтен нәрсә, бөтен кеше саргая дигән хәбәрне аңкыталар шикелле иде. Түрдәге киң экранлы телевизор да, тәрәзә янындагы аквариум да, почмактагы агачка охшап биек булып үскән гөл дә кабинетның шыксызлыгын бетерә алырлык түгел иде һәм мондагы атмосфера бастырыгын мин диспансерга керү белән үк өстемдә тоя башладым. Аның каравы эленеп торган люстра, өстәлдәге лампа һәм компьютер экраны сирпегән утларны бергә кушсаң да, дустым Кафилнең чыраеннан яктырак балкыш барлыкка килмәс иде, мөгаен. Ул мине бик җылы каршы алды. Бөтен эшен читкә куеп, игътибарын миңа юнәлтте. Гел көндезге сменада эшли торган Ризәлә исемле зәңгәр-соры күзле, коңгырт чәчле шәфкать туташы Кафилнең ярдәмчесе һәм секретарь вазифаларын да башкаручы урта яшьләрдәге, ир-ат битараф калмый торган серле магнитка ия хатын — нәзакәтле хәрәкәтләр белән, йөзендә һарвакыт чак кына сизелгән елмаюын саклап, безгә чәй ясады. Аның уртачадан чак кына түбән гәүдәле төз буй-сыны, кулларының матур хәрәкәте, тавышының назлы тембры — болар барысы, кабинетның салкын шыксызлыгыннан вакытлыча гына булса да арындырып, мондагы һавага җан кертте. Аның туры, ләкин кыска борыны, кысыграк күзләре, очлаеп торган ияге, тәмле печеньега охшаган нәфис колаклары — барысы да башында төз урнашкан ак калфагы астына илаһи бер рәссам җыеп ясап куйган кебек иде. Түш турыннан халатын калкытып торган күкрәкләреннән соң астарак барлыкка килгән нечкә биленә хәтта халатның ул урынында тарайтуның да кирәге булмаган. Аның макияжы да монда түгел, башка сферада эшләүченеке сыман иде. Башындагы калфагы да үзенчәлекле, халаты да гади түгел иде. Бер карауда үзе дә мондагы кешегә охшамаган, ләкин үз эшен яратканы да, Кафил «Ахатович»ны ихтирам итүе дә күренеп тора һәм беркавым күзәткәннән соң, аның үз

Тэглар:

66

0