Кышкы җыр

Кышкы җыр

2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Кышкы җыр Күбәләкләр ява, күбәләктәй Очарсың да менә китәрсең. Энҗе карлар арасыннан сине Кышлар буе аннан эзләрмен. Күбәләк кар ява, шундый рәхәт, Күңелеңә куна хозурлык. Дөньядагы иң-иң матур бизәк – Ак кыштагы синең матурлык. Күбәләк кар ява, иксез-чиксез Аклык иле дәшә еракка. Җилләр – җилкән, әйдә утырабыз «Бәхет» дигән ап-ак корабка! Күбәләк кар ява, ышанмагыз, Могҗиза юк җирдә, дисәләр. Күзләреңнең төсен ачтым бүген – Ак болытлы күкләр зәп-зәңгәр! Күбәләк кар ява, китәрсең дип, Учларыңны учка аламын. Хис бураны аша пышылдыймын: «Сине биргән кышта каламын!" #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Кышкыҗыр #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

60

0