Зифа Кадырова Урланган яшьлек

Зифа Кадырова Урланган яшьлек

Әйе, Зөһрәнең беркеме дә юк. Ул әнисе белән генә үсте. Әтисе турында бөтенләй дә белми, әнисе бу серне үзе белән алып китте. Аның гүр иясе булганына да егерме ел. Туып үскән авылына әнисен күмгәннән бирле кайтканы булмады. Зөһрә тәрәз төбендәге яран гөле янына килеп басты, ярата шул гөлне. Әнисе дә ярата иде, шуңа әнисе истәлеге итеп үстерә. Яран гөлен йокы бүлмәсендә үстерергә кушалар, ул кешеләрнең җанын дәвалый, тынычландыра, дия иде әнисе. Шул гөл янына килсә, әнисе юатадыр кебек тоела. Гөлләр сөйләшкәнне ярата, сөйләш син алар белән, алар ишетәләр, дия иде мәрхүмә. Тик Кәрим, холыксызланып, теләсә нәрсә әйтә башласа, шуларның колагын ябасы, күзләрен йомдырасы килә. Оят бит, ишетәләр, күрәләр, алар да, әйтерсең, сабыр бул, диләр. Зөһрә, чак кына кагылып, гөлнең яфракларыннан сыйпады. "Мин түзәм, сез дә түзегез," - дип пышылдады ул, күз яшьләре аша елмаеп.

Тэглар:

84

0