Һәркемгә бер кояш
Zuhra. Төн күзеннән йолдыз түгел, кояш эзләп утыруым. Ялгыш әйттем. Кояш түгел, үз-үземне эзләвем лә. Яшәүнең һәр мизгеле үз-үзеңне эзләүдән тора. Көн саен. Сәгать саен... Миннән йокы качкан. Хәер, миннән генә түгелдер. Күпләрегез, минем шикелле үк, кулына телефон яки ноутбук алып, инстаграм битендә тынычлык эзләп утыра, ахры. Тагын ялгыш әйттем. Кулымда – язмышым йомгагы бугай. Мин аны, еш кына, төн җитүгә, тәгәрәтәм, сүтәм, җыям. Кагылган саен ул йомгак тагын да ныграк чуала, төйнәлә, сүтәргә теләп ул төеннәргә теш-тырнагым белән ябышсам, җеп очын бөтенләй югалтырмын шикелле тоела. Көзгегә текәлеп, үз-үзем белән сөйләшсәм, шул халәтемнән куркып, үзем үк өйдән яланаяк чыгып чабар идем. Миңа тынлык... һәм аның тавышын тою кирәк. Тынлыкның тавышын ишетергә теләвем үзе үк сәер иде. Төн кочагына керүгә, тормышның бер өлеше бөтенләй сүнеп кала. Кайдадыр исә кемдер тәүге тапкыр кычкырып дөньяга аваз сала. Кемдер, киресенчә, гомер буе тартып барган йөгеннән арынып, китеп бара. Кемдер, көн дәвамында талчыккан тәнен яки җанын ял иттерергә теләп, ниһаять, дип сөенә-сөенә, караватына ава да, юрганын башыннан ук бөркәнеп, татлы йокыга тала. (3-4 нче битләр)
75
0