
ЗифаКадырова "Урланган яшьлек"
1 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Менә шулай тагын бер көн үтеп бара, әле тагын төнен түзәсе бар. Һәм ул менә шулай егерме ел түзә. Ник түзә? Барыр туганы булмагангамы? Баласы юкка үзен гаепле тоямы? Барысы да буталган. Кәримнең шундый көнчел булуына кем гаепледер? Бәлки Зөһрәнең чибәрлеге сәбәптер? Юкса, Кәрим үзе дә карап туймаслык ир, хатын-кыз аңа әйләнеп карап үтә. Буй - бер дә сиксән, гәүдәсе дә яшь егетләрнеке кебек. Заманча матур итеп киенә белә. Көн дә костюм-чалбардан, ак күлмәктән. Күпләр кызыгадыр да аның иренә, тик Зөһрә шуны, бер бәләкәй ямьсез генә акыллы иргә алыштырыр иде. Бервакыт сабырлыгы сынмасмы? Зөһрә тәрәз төбендәге яран гөле янына килеп басты, ярата шул гөлне. Әнисе дә ярата иде, шуңа әнисе истәлеге итеп үстерә. Яран гөлен йокы бүлмәсендә үстерергә кушалар, ул кешеләрнең җанын дәвалый, тынычландыра, дия иде әнисе. Шул гөл янына килсә, әнисе юатадыр кебек тоела. Гөлләр сөйләшкәнне ярата, сөйләш син алар белән, алар ишетәләр, дия иде мәрхүмә. Тик Кәрим, холыксызланып, теләсә нәрсә әйтә башласа, шуларның колагын ябасы, күзләрен йомдырасы килә. Оят бит, ишетәләр, күрәләр, алар да, әйтерсең, сабыр бул, диләр. Зөһрә, чак кына кагылып, гөлнең яфракларыннан сыйпады. #ТатарстанЯзучыларБерлеге # ЗифаКадырова # УрланганЯшьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
142
0