
Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"
Шул көннәрне күз алдына китергәч, капка төпләрендәге карама бүкәндә утырган Ханәфигә инде хәзер үк салкын өрә башлаган шикелле булды: тәннәре калтыра- нып, бала йоннары кабарып чыкты. Ул кайры тунының якасын күтәреп куйды, бүрегенең колакчыннарын төшереп бәйләде, олтанлы киез итегенең яңа чагында ук кайтарып куелган кунычларын күтәрде, кулларын кушырып, җиң эченә тыкты. «Хәзердән үк болай булгач, салкыннар җиткәч ничек түзәрмен икән?» - дип хафага калды.
Сылтамалар:
91
0