
2 нче көн. Аяз Гыйләҗев "Ян,учагым, ян!"
Сәрби түти, илле бишнең аргы ягына чыккач, колхоз эшеннән читләшеп, йорт тирәсендә генә урала башлаган иде. Уллары гына түгел, кече кызы Разыя да инде үсеп, кул арасына керә төшкәч, ул күбрәк вакытын тавык-чебеш, каз-күркәләр карап, җиңелрәк эшләр белән генә уздыра торган булып китте. Әмма аңарга картлыгын тыныч кына уздырырга туры килмәде. Сугыш башланып, олы уллары фронтка китте. Ул кечкенә кызы һәм карты белән генә калды. Ләкин Сәрби түти йорт тирәсендә генә йөрмәде, колхозга да бик күп ярдәм итте. Сугышчыларга җылы киемнәр җыйганда, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә өлгерде. Чәче агарганнан-агара барса да, үзе иңе өстендә торган картлыгының бер ун елын алып ташлагандай булды. Сыер да сауды, хәтта уракка да чыккалады. Әмма менә сугыш беткән елны ул саулыкка туймый башлады. Еш кына биле авыртты, нигәдер күз аллары караңгыланып торды. Сәрби түтине, үзе дә сизмәстән, олы яшьтәге карчыклар рәтенә кертеп, колхоз эшенә тартмый башладылар. Ләкин менә бүген картыннан ишеткән хәбәргә ул, каршы килгән булып маташса да, эченнән куана. Зур хәзерлек белән, дүрт күз белән көтеп торгандай көтелә торган язгы чәчүдә үзенең дә тик ятмаганына, кырда шау-шу арасында булачагына куана иде. Гомумән, эшсез торуны яратмаганга, көченә күрә һаман-һаман тырышасы килә иде аның. Аяз Гыйләҗев "Ян,учагым, ян!"
79
0