2нче көн #әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Әниемнең ак дисбесе"

2нче көн #әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Әниемнең ак дисбесе"

Әни миңа дисбе тезеп бирде, Аятен дә ул бит өйрәтте. Туар көннең бисмилласы нинди Тәүге булып миңа ул әйтте. Бисмилла ул кирәк, бисмилласыз Бер эш азагына җитмәгән. Һәр сулышым әни вәгазеннэн, Әни сүзе бушка китмәгән. Шул дисбене алам кулларыма, Тынычлану табам җаныма. Кыйблаларны онытмаска иде, Бу дөньяда исән чагында. Бер буында чылбыр өзелсә дә, Буын ныклыклары югала. Иман вазгыятен югалтмыйк, Тәүфыйклы ит, берүк, и Аллам! Ак дисбене әни тезеп бирде, Аятен дә аннан өйрәндем. Васыять итеп әни кәлимәсен, Оныкларга әле сөйләрмен. Кичке авыл. Тәрәз шәүләсендә Дисбе тарта нәни бер бала. Туктап карап торам тын алмыйча, Куркып торам хәтта суларга, Минем шәүләдер син, и бала! 24нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #ВазыйхФатыйхов

Тэглар:

76

0