Икенче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"
Сөю гөлем каршы килгән чакта, Каршысына чыга алмадым. Икеләнде минем йөрәгем, Таба алмый сорау җавабын. Зур сынаулар көткән җаны Күтәрерме сөю газабын… Ә авылда барысы да шулай ук. Әти-әниләре бик сагынганнар кызларын. Нәфисәдән ничек урнашуы, ничек укулары барганын сораштылар. Әнисе һәрбер хәбәрне әйтергә тырышты, соңыннан гына: - Кызым, иң начар хәбәрне ахырга калдырдым. Камилнең әнисе үлде бит. Иртәгә җидесен үткәрәләр, диде. Бу көтелмәгән хәбәр Нәфисәгә аяз көнне яшен суккан кебек булды. - Ничек инде? Аны бит җайланып килә дигәннәр иде, үзе генә урамга да чыга башлаган иде… Ә Камил нихәл? Ул бит әнисе өчен өзелеп торды. Әтисенең йөрәге ничек күтәрде икән? - Әй, кызым, бәла үзе генә килми шул. Әтисе хастаханәдә ята, йөрәге күтәрә алмады. Анысы да хәзер үлем белән көрәшә. 27 нче бит #ГөлчирәГалимова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44
76
0