#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Кайбыч #Кайбычрайоны #АйгөлВәлиуллина
Ак карларның сере бардыр сыман, Энҗе булып җиргә сибелә. Тылсым иңәр кинәт җир өстенә, Җылы хисләр шытар күңелдә. Аклык сеңгән күңел уяныр да, Кайнарлыгын китәр өләшеп. Ялкын уты бар җиһанга җитәр, Кояш белән нинди тиңдәшлек! Каралыкка аклык алмаш килә. Кара җанның күмәр ачуын. Салкын карлар шифа булсын, дисәң, Кагыл назлап, сүнәр ярсуың! Аклык тойсаң яшәү рәхәт бит ул! Кар аклыгы күзне томалый. Ак карларда тылсым бардыр сыман, Юкка гына ап- ак була алмый! Кулларыма алып карларымны, Сулышымны өрәм тын гына. Карлар булып карлар түзә алмый, Ак күңелдә шыткан җылыга. 1 нче көн
68
0