"Килен рәнҗеше"

"Килен рәнҗеше"

Зәмирә чыгып китүгә, Гөлсемнәрнең өендә авыр тынлык урнашты. — Килештерә инде, холык күрсәтә, — дип куйды Гөлмәрьям зур торт кисәген авызына шудыра-шудыра. — Киленнәр шундый инде ул хәзер: аңлый-нитә торган түгел, — дип куйды Гөлсем кызының сүзләрен җөпләп һәм чүгәләп утырган җиреннән торасы итте. Шунда көтелмәгән бер хәл булды. — Ыһ... — кына диде дә, уң күкрәк турын тотып, Гөлсем карчык идәнгә ава башлады. Данил: "Әнкәй!" — дип, тиз генә аны беләгеннән эләктереп алды. Тагын бер кат: — Ыһ! — диде дә Гөлсем, күзләрен йомды. — Үлә генә күрмә, әнкәй! — дип, Гөлсылу сөт кебек ап-ак төскә кергән әнкәсенә таба иелде, һәм, үз-үзен белештермәстән, куллары белән яңаклый ук башлады. Гөлмәрьям, аш-су бүлмәсендәге шкафтан нашатырь спирты алып килеп, әнкәсенең борынына терәде. Гөлсем күзләрен ачкандай итте дә, тагын йомды. "Нәрсә карап торасыз?! Тизрәк "ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз!" — дип ярсып еларга ук тотынды Гөлсылу. Табындагылар "Нәрсә булды икән?" — дип, Гөлсемгә текәлделәр. Өйдә авыр тынлык урнашты.

Тэглар:

111

0