
Ләйлә Дәүләтова "Кеше була бел"
Көннэр, тоннэр буе тынласа да, чыпчык былбыл телен ота алмый, Яхшылыкны бик тиз оныта кеше, начарлыкны гына оныта алмый. Дус-ишләрем минем бик куп дисен, сынап кара берәр анын көчен Акча яки ярдәм сорап кара дуслыгына бәя белер өчен. Бераз биеккәрәк менә калсан, дус-туганнар арта тагын да Бер туктаусыз сөйли башлый алар сине яратуы хакында. Бурәнә дип уйлый хәркем узен, юкса хәрбер кеше - тик йомычка Ярдәм итәм дигән кешеләр дә яхшылыкны эшли тик бурычка. Син узенә читтән карап кара, нинди икәнлеген куренсен Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач, чын бәянне шундук белерсен. Чын бәхетне курә белер очен, бик бәхетсез булып карау кирәк. Бәхет - сәламәтлек дияр өчен, бик куркыныч чирләп карау кирәк. Акча - бәхет тугел дияр идем әгәр миллионнарым ташып торса. Башкалардан көнләшмәскэә була, хәр хыялын чынга ашып торса. Кирәк диеп тугел, курсәтим дип әйбер жыеп кеше шашына, Авыр эшләр тугел, көнләшү хэм нәфсе житә адәм башына. Өйдэ шундый рәхәт булсын өчен, ни барысы якты йөз кирәк. Хәзер хәр кешенен бөтен нәрсәсе бар, кунел тынычлыгы бик сирәк. Тимер таштан тугел, сөю-наздан жылы йомшак оя урә бел Ин бәхетле кеше жирдә син ул, булган бәхетенне курә бел. Бик яратам диеп өзгәләнмә, ашыкма күз яшен кояр өчен Сине яратканга карау кирәк мәхәббәттә бәхет тояр өчен. Яраталар дип тә бик мактанма, синен арттан килә башка ярлар, Яз житүгэ башка чәчәк чыга, кыш житүгә ява яна карлар. Бик баедым диеп шапырынма, кереп карыйк бергә мунчага, Синең пычракларны юар өчен кирәк бик күп сабын-мунчала. Мин - хәерче диеп, мескенләнмә, йөреп торган чакта аяк-кулың Әти нишләр диеп карап тора сине кабатлаучы кызың, улың Яхшы әти мин дип бик мактанма, әйбер алып биреп уз балаңа, Компьютердан тартып ала калсаң, акыл өйрәт бераз син анарга. Мин иргә баш диеп мэнсезлэнмэ, бу горурлык тугел, монысы оят. Чит-ярларга куз салмасын дисәң, син иреңне узең назлап уят. Хатын начар диеп әйтмә абзый, син бит аны алган узең сайлап, Йә аерым, йә яхшылап яшә, баш булырга өйрән узең жайлап....
60
0