1 нче көн. Рәмзия Габделхакова " Фәрештәң булыр идем"

1 нче көн. Рәмзия Габделхакова " Фәрештәң булыр идем"

Гөлсуның күңеленә тынгысыз курку, шом үрмәләде. Үзенең чарасызлыгыннан үксеп елыйсы килде. Җиде минут бит, бары җиде минут! Их, ник аз гына тоткарланмады соң ул автобус?! Син ашыккан чакта соңга калып кузгала бит алар. Ә монда, үч иткәндәй, нәкъ вакытында киткән дә барган... Кешеләр үтә тора, каядыр ашыгалар, чабалар. Барыр җирләре бардыр, аларны кайлардадыр көтәләрдер... Ә Гөлсу, кай тарафка юнәлергә дә белмичә, ничарадан бичара булып эскәмиядә утыра. Әлегә якты, әлегә кич кенә... Ә бит алда караңгы төн бар... Шул караңгы төннән хәзер үк качарга теләгәндәй кыз күзләрен йомды... - Син диңгез яратасыңмы? Баш очында кинәт яңгыраган шул тавышны ишетеп, Гөлсу күзләрен ачты. Сорау нәкъ менә аңа төбәп бирелгән иде. Чөнки аны каршысына ук килеп баскан ир бирде: - Син диңгез яратасыңмы? Көтелмәгән сораудан кыз аптырап калды. Аның гаҗәпләнеп ачылган күзләре сорау бирүчене айкап үтте.

Тэглар:

254

0