Халисә Ширмән "Буш кул белән килдем бу дөньяга"

Халисә Ширмән "Буш кул белән килдем бу дөньяга"

1 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Буш кул белән килдем бу дөньяга. Буш кул белән беркөн китәрмен. Аңа кадәр әле тәкъдир язган Гомер юлын көн дә үтәрмен... Бер кайгысыз кемнәр яши икән?! Минем дә бар хәсрәт күргәнем. «Туйдым да соң бу тормыштан!» – диеп, Иртә-кичен йөз кат үлгәнем... Шатлыкларсыз кемнәр яши икән?! Шатланганым да бар, көлгәнем. «Мин бәхетле, рәхмәт, Аллам!» – диеп, Җиде күктә очып йөргәнем... Алтыным да, көмешем дә хәләл, Артыгы юк – барысы тап-таман. Юлларымда изге фәрештәм бар – Яман күздән мине саклаган... Күңелләрдә якты эзем калыр. Дәва булыр сагынып көткәнгә... Кемнәрнеңдер ихлас җылы сүзе Дога булып барыр үткәнгә... ...Буш кул белән килдем бу дөньяга. Буш кул белән беркөн китәрмен. Караңгыда балкып, яныгыздан Йолдыз кебек сызылып үтәрмен... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ХалисәШирмән. #Бушкулбеләнкилдембудөньяга #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

70

0