Әнкәйгә. Таһир Шәмсуаров
1 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Әнкәйгә Начар төшләр күреп уянадыр: "Кайтканы юк күптән күрергә"... Әнкәй, әнкәй, вакыт табалмыйбыз Бер сәгатькә кайтып китәргә. Заманалар авыр, болгавыр, дип, Янасыңдыр төрле уйларда. Имансызлар артык ишәйделәр, Очрамасын берүк юлларда. Дөнья тулы яман хәлләр белән, Талап-урлап байлык җыялар. Таланганны кире табып була,- Адәмнәрнең җанын кыялар... ...Йөрәгеңә җыеп бар үпкәңне Җыенасың, беләм, әрләргә. Кырык яшькә җиткән сабыеңа Утырасың оек бәйләргә. Тәрәзәләргә кышкы суык өрсә, Миннән битәр үзең туңасың. Күз ачкысыз кышкы бураннарда Газизеңә сәфәр чыгасың. Төенчекләр асып, арып-талып Йортыбызга килеп керәсең. Тыйнак кына. "Килдем әле",- диеп, Күрешергә куллар бирәсең... "Әби килде!"- диеп, сөенешеп, Оныкларың килеп җитәләр. Шәлеңдәге ап-ак карлар сыман Рәнҗүләр эреп бетәләр... Дөнья куып вакыт табалмыйбыз Бер сәгатькә кайтып килергә. Соңармагыз, исән чакларында Әнкәйләрнең кадерен белергә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Әтиләрнигезе #Әнкәйгә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары
67
0