
#Әдәбимарафон2025 1 нче көн.
#Әдәбимарафон2025 1 нче көн. Исмәгыйль. Мин сине сөям дию генә аз... Менә мин сине... мин сине... юк бит, юк, аңлатырга сүз юк! Менә хәзер тотып үтер, мин риза, мин күңелемнән синең кулыңнан үләргә дә риза. Алай гына да түгел. Менә мин сине шулкадәр сөям, яратам, дус күрәм. Аңлатырга сүз генә таба алмыйм... Их, Сәрвәр, менә мондагы хәлемне аңлата алмыйм... Синең белән сөйләшә башлагач көләсем дә, елыйсым да килә. Йөрәкләрем кытыклана... Сине миннән аерып алулары күңелемә килгәндә, мин үләм... Юк, үзем үлмим, йөрәгем үлә. Син, Сәрвәр, тере кешенең йөрәге үлүнең авырлыгын белмисең... Менә ул өзелеп төшә. Юк, өзелеп тә төшми. Менә бөтенләй югала... Иреннәрем кибеп калтырый башлый. Тыным кысыла... Шулай уйлап катып торам-торам да тагын эшкә китәм. Тагын сине уйлыйм... Сөйгән кешегә йөрәк хәлен аңлату читен икән. 7 нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Чаллымарафончылары #КәримТинчурин #СүнгәнЙолдызлар
211
0