
Көтеп узган гомер
Фатыйма үз күзләренә ышанмады, бүген иртәдән бирле Ходай аңа байлык-шатлык кына өләште! Кайтканда ул үзалдына елмаеп, уйга чумып өйләренә атлады. Тышта яңа кар төшкән, беренче салкыннар, ә күк йөзе искитмәле чиста, аның юлын тулган ай яктырта. Фатыйма шул тулган айга карап елмайды, ул бүген бик тә бәхетле иде, аның дөньясы шушы тулган айдай түгәрәк. Аның бу тормышка карашы бар яклап үзгәрде. Көтмәгәндә йөрәктәге бушлыкны ниндидер шатлык килеп тутырды. Тормышның бу хәтле дә матур булганын ул һич тә хәтерләми. Фатыйма кинәт туктап, артына әйләнеп карады, Айбикә инәйләр йортында әле дә ут яна иде. Менә ичмасам тормыш, хан сарае шулай буладыр.
169
0