1нче көн Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек

1нче көн Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек

Шулай да ин кызыгы, үзенең рәхәте белән тыннарыңны буа торганы алда әле. Тауның буеннан-буена шулай буран уйнатып, сызгыртып шуып төшәсен-төшәсең дә, кинәт бер заман жирдән аерылып, очып китәсен! Инеш буендагы вак таллар, күпер төбендәге кар өемнәре аста кала, жин очларыңнан, изүләреннән, бишмәт итәгеңнән жил бәреп керә. Очу рәхәтеннән хәтта йөрәгең кысылып килә, күзләрең йомыла. Күзеңне ачканда син инде боз өстендәге тирән карга чумган буласың. Авызын-борының кар. муеныңа, жиң эчләренә кар тулган. Синең артыңнан, куанычыннан кычкыра-кычкыра. чыелдый-чыелдый иптәшләрең коела башлый. Кайсы, чәнәшкәсеннән атылып китеп, карга башы белән чума, кайсы-берсе өстеннән очып уза,иптәше өстенә барып төшә. Тик ничек кенә туры килгәндә дә үпкәләштән дә, ачуланыштан да түгел. Кая ул ачулану, кая ул үпкә-сапка!

Тэглар:

75

0