Яңа елда безгә килегез!

Яңа елда безгә килегез!

1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Яңа елда безгә килегез! Бер карасаң, искесе дә якын, Үзенә күрә кызык табасың. Кар төштеме, күңел көтә башлый Кыш бабайлы елның яңасын. Кар кызы да күптән сагындырды, Өлгергәндер энҗе күлмәге. Чыршы төпләрендә көтә бүген Яңа елның яңа бүләге. Әкияткә ышанырга кирәк, Шулай яшәү кызык, беләмен. Бабакайның кызыл зур капчыгын Күтәрешеп бару исәбем. Чана эзен күзлим таң атуга, Ак буранда атлар бар сыман. Кыш бабайның җирдә барлыгына Мин бүген дә әле ышанам. Шушы бәйрәм шатлык алып килә, Бәхет алып килә, белегез! Чын Кыш бабай күрәсегез килсә, Яңа елга безгә килегез! Искесенә зур рәхмәтләр әйтеп, Куллар болгап озатып каласы... Кыш җиттеме, күңел көтә башлый Кыш бабайлы елның яңасын #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Яңаелдабезгәкилегез! #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

66

0