
1нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.
Язылмаган китап (Повесть) Китте... Ишекне бар көченә шап итеп япты да, инде шактый соң булуга карамастан, чыгып китте. "Башкача болай яшәп булмый! Әйдә, аерылышабыз. Гаризаны үзем язармын", - диде. Зөлфия ябык ишек артында сүзсез басып калды. Үксеп елыйсы килде аның, тик нишләптер күзләреннән яшь чыкмады. Күңел кату дигәннәре шушы буладыр инде, күрәмсең. Үзен бик кызганыч иде аңа. Ичмасам, күңелендәге үпкә катыш әрнү белән бүлешергә берәр кеше булсын иде янәшәсендә. Юк шул, аны беркем дә аңламый...
130
0