1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәзил Вәлиев  "Трамвайда".

1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәзил Вәлиев "Трамвайда".

Көтмәгәндә яңгыр түккән өчен Сүгә-сүгә болыт ертыгын, Чыланудан качып, трамвайга Болай гына кереп утырдым. Трамвайга кыйбла кирәк түгел, Аңа барыбер, кая барса да… Рельслардан чыгып булмый ла шул,– Китәр идек туры Арчага. Чабар идек Тукай якларына, Әй тәгәрәр иде «Кисекбаш»… Бер-беребезне аңлар идек әле,– Тукай белән без бит гасырдаш. Кая илтә мине язмыш юлы? – Тирә-юньдә юк дус, юк таныш… Авыр сулап, кемдер әйтеп куйды: «Килеп җиттек. Соңгы тукталыш». #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәзилВәлиев #Трамвайда #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

88

0