Тормыш безне үзе өйрәтә...
Тормыш мине яшәргә өйрәтте Эреле-ваклы сынаулар биреп. Китермәде җиңел табыш миңа Ансат кына бәхеткә төреп. Өйрәтте ул сабыр, нык булырга. Каршы дәшми түзеп калырга. Авыр чакта качып бер еларга, Кеше алдында тыныч калырга. Дөрес яшим кебек тоелганда, Ялгышларны төртеп күрсәтте. Тынычлыкка ирештем дигәндә Борчулар җибәреп йөдәтте. Искә төшә әнием сүзләре: "Тормыш, балам, үзе өйрәтә! Бераз рәхәт күрсәтеп ала да, Тагын авыр арба сөйрәтә." Тормыш безне үзе өйрәтә... Рәзилә Зәйнуллина.
607
0