Роберт Миңнуллин "Әнкәйне сайлап алмыйлар"

Роберт Миңнуллин "Әнкәйне сайлап алмыйлар"

"Әнкәйне сайлап алмыйлар" ӘНКӘЙНЕ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Әнкәсен, бик теләсә дә, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, - Газиз генә булала! Безнең өчен ул – Илаһи, Безнең өчен ул – Алла! Әнкәй ул гади булалмый, - Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер – Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар – Бердәнбер генә бит ул!

854

0