
Роберт Миңнуллин "Яши алмыйм синсез"
Көнем ямьсез, суым тәмсез – Синсез миңа кыен. Җитми миңа синең җылың, Җитми синең куен. Мин сиңа бик тә мохтаҗмын, Син миңа бик кирәк. Синең кебекләр юктыр ул, Булса да бик сирәк… Дөньяда үз тиңең кирәк, Яшәп булмый тиңсез. Мин дә менә бер минут та Яши алмыйм синсез. Син белеп тор: икебезнең Мәхәббәттән башка Әйләнермен мин тимергә Йә булмаса ташка. Мин дә әүлия түгелдер, Бардыр төрле ягым. Тик сиңа бит таш кирәкми – Ярат мине, җаным!
998
0