"Каракош"

"Каракош"

22 нче көн Имеш-мимешләр атасын да шикләндергән әнә. Акчаның бәрәкәте бетә, дигәч кенә чүлмәген казып алды карун, юкса кич «әйе» дип, иртән «юк» дияргә бик оста ул. Урманга арка куеп яшәсәләр дә, тирә-як авыллар өчен өйлек бүрәнә юнәтү олы хәсрәт иде. Усак агачы тиз чери, каен, имән вак-төяккә генә ярый, ә сагыз исе аңкыган нарат еракта — җәһәннәм читендә иде. Рәхимҗан бүтән агачларга тотынмады да, аңа нарат, фәкать нарат кына бата иде. Нәфсесе зур иде егетнең, һәм ул иренмәде, чакрымнар урап нарат эзләде. Тапты. Ике атна эчендә аударып, эшкәрттереп, булачак нигезенә ташытты. Айлы төннәрдә дә балта тавышы тынмады. Ул ни яллаган  осталарына, ни үзенә ял бирмәде.

Тэглар:

968

0