Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
21нче көн. Хафиз җәһәт кенә бульдозерга менде. Тимер "җанланды". Кибетнең баскычы тәгәрмәч астында уалды, тимер ишек җимерелеп, диварлар шытырдады....Бүтән болай яшәп булмый. Нәрсәдер үзгәртергә кирәк. Ул кабинадан аска сикерде, уңлы-суллы каранды.Аннары түш кесәсеннән мулла биргән язуны кат-кат укыды. Аңарда хакы бар, әйе, бар... Төшләрен күр син, ә! Елан куенга елышты да елышты. Ак елан!Сәләхетдин карт "кыз-катын бу" дигәч, көлгән иде. Көлмә икән.... Утырып елар көннәреңне уйла икән.... Баш очында жуылдаган җил, кинәт кенә көчәеп, хәлсезләнгән бармаклардан кәгазьне суырып алды да әле һавадагы бөтергәләп, әле җирдән тәгәрәтеп урам буйлап очыртып китте...
Сылтамалар:
756
0