Әдәби марафон 2024
XXIX #әдәбимарафон 🍂 💫21нче көн Елмаюлы күзләр Тынмасыннар һичкайчан Күңелегез кошлары! Елмаюлы булса йөзләр Куркыталмый кышлары. Елмаюлы йөзләрдән Күчә өмет чаткысы. Моңсуларга юаныч ул Күзләрегез яктысы. Моңлы өчен бер табыш – Бүләк итәр җырларың. Елмаюлы күзләрдән дә Гүзәлрәк ни бар тагын?! #НаиләГаффарова #НурлыХәятем #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
1K
0