Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә".

Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә".

21 нче көн. #ДөньякүләмӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 Иртәгесен Казан радиосы үзенең тапшыруларын һич көтмәгәндә " Җидегән чишмә" җыры белән башлады. Ягымлы, моңлы яшь хатын-кыз тавышы, беренче авазыннан ук күңелләрне әсир итеп, табигать һәм шигърият дөньясына алып кереп китте. Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су... Җырны барыр юлларыннан туктап, әйтер сүзләрен онытып, эссе көндә суга сусагандай йотлыгып тыңладылар. Әмма шундый ләззәтле рәхәткә бирелеп кенә торганда, артист өсләренә салкын су койгандай итте. Рәхимсез фаҗигале тавыш тетрәтеп җибәрде: - Ләкин юк инде ул җиде улак, юк инде ул челтерәп аккан җиде чишмә! Берсе дә юк! Таш бәгырьле кансыз бәндәләр һәммәсенең башына җиттеләр. Без бүген күренекле әдибебез Камил Дусайның аянычлы хәлләрне фаш иткән " Җидегән чишмә фаҗигасе" дигән яңа әсәреннән бер өзек тапшырабыз, - диде. Аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бу сүзләр райкомнан башлап бригадаларга, фермаларга кадәр - һәммәсен сискәндереп җибәрде. 397 нче бит.

Тэглар:

1K

0