Беренче кар

Беренче кар

БЕРЕНЧЕ КАР Җиргә тагын карлар ява инде, Җир төренә тагын аклыкка. Җир яшерә үзенең гөнаһларын, Җир күмелә сафлык, пакьлеккә. Нигә миндә кышлар булмый икән? Күңелемдә нигә көз генә? Гөнаһларым җирнекеннән күбрәк… Карый алмыйм хәтта көзгегә. Кайнарлыгым карлар басар иде, Охшап калыр идем болытка… Кешеләр кышка керә. Ә мин янам Көз калдырган моңсу бу утта. Ап-ак карлар гүя шәфкать кызы, Ап-ак карлар җирне дәвалый… Ә мин янам, ә мин һаман янам, Мин әйтерсең көзнең дәвамы.

Тэглар:

803

0