
21 нче көн Әдәбимарафон2024
Сәер заманда яшибез, Туганнар бүген - башка. Йөрешмиләр бер-беренә, Күренми күзгә-башка. Киләләр бары...ашка. ⠀ Сөйләшәләр, ызгышалар - Әллә эшләре юкмы? Үзләре генә әйбәтләр! Фәләннең баласы... төгән, Белмим, безгә лаекмы? ⠀ Алар гына дөрес яши, Тормышлары-җитешкән. Балалары да ал да гөл, Оныклар да— бик шәпләр, Бары алтын--көмештән... ⠀ Өч көнлек фаный дөньяда Кирәкме мактанырга?! Көнләшергә бер-береңнән, Гайбәт-ялган сатарга, Якының яманларга? ⠀ Туганың булсын ул туган, Булмасын ачы суган! Һәрчак якын, газиз кешең, Кан тартмаса, җан тартылган, Чын, ихлас яратылган. ⠀ Беребез дә хаталардан Хали түгел, аңласын! "Гаеп-гөнаһ кемдә юк?"— дип, Кичерсен ул, акласын, Шул рәвешле сафлансын. ⠀ Үзара хөрмәт итешсен, Пычратмасын, санласын, Якласын һәм сакласын. Ачу килгән чакларда да Сабыр булып калалсын! ⠀ Хак Тәгалә каршысында Барчабыз да - бертигез! Адәм итеп Ул яраткан- Кыйммәт нигъмәт! Рәхмәт әйтеп, Кеше булып яшик без! ⠀ Туганлыкны хаклый белик, Гомер ямьсез узмасын. Китәр вакытлар җиткәндә: "Нигә шундый булдык соң?!"-дип, Газаплану язмасын! ⠀ Илгизә Газизҗанова-Нәзирова
1K
0