Гөлүсә Шаһбан "Мәхәббәттә мең кат алдандык..."
Мәхәббәттә мең кат алдандык.. Мәхәббәттә мең кат алдандык без... Тагын мең кат алданырга без әзер.. Безгә инде 18 яшь түгел.. Безгә инде барыбер хәзер. Мәхәббәттә алдануның тәме Көзге җимеш төсле татлыдыр... Алдаучы да алданучы да юк, Һәр кеше үзенчә хаклыдыр. Болындагы уйнак колын төсле Уйнаклап йөгерә әй күңел, Гомер үтә диеп моңсуланып Моңланып яшәүче мин түгел. Мең кат инде күңел омсынгандыр Мең дә бер кат чумып хыялга. Мин түгел ул шашкын хисләренең Ташкыннарын сүзсез тыялган. Мин түгел ул хисләр дәръясының Ярларына басып яшь түккән, Мин ул гомер дигән юллар буйлап Җырлый җырлый елмаеп үткән. Мин ул мәхәббәттән тулган касәләрдән Йотлыгыплар суларын эчкән. Мин ул сөю дигән диңгез түгел Иксез чиксез океан гизгән.
398
0