![Айшанур](/image/n/660af2f6bccfff8ecef02c3a/1729504689198l1.webp)
Айшанур
Иртән торып якты көнне күрү Бу бит үзе бәхет түгелме? Исәнлеге хисабына кеше Гомер буе эзли бәхетне. Булдырасы килә күпне, Акчасы һәрвакыт җитми. Күпме байлыгы булса да, Булганына шөкер итми. Кирәк диеп чаба кеше, Дөнья куа ул, ашыга. Беркөн әҗәл килеп тотса, Бөтенесе шунда кала. Бәхетле минутларын да Кеше никтер сизми кала. Саулык аннан китеп баргач Кеше шунда уйга кала. Булган бит гомер юлында Бәхетле мизгелләре. Кулларына сабыен алган Истәлекле көннәре. Бергәләшеп, чөкердәшеп Чәйләр эчкән мәлләре. Бәхете гөрләп торган бит Нигә элек күрмәде? Дөнья малында түгел шул Кешенең бәхетләре. Якыннарың янда булу Менә бәхет мизгелләре.
Сылтамалар:
168
0