
Йөрәк һаман унсигездә.
Күңелемдә мин һаман да Сабый бала. Кайвакытта юк сүздән дә Күңелем кала. Чәчләремә әллә кайчан Чал төшсә дә, Йөрәккәем әле һаман Унсигездә. Җан картаймый диләр, Дөрес икән. Бер карасаң ярты гасыр Гомер үткән. Бу күңелкәй бер картаймый Һаман шул ук. Ә минемчә картаерга Аның вакыты юк. Бик еш кына болыннарга Чыгып чаба күңелкәем. Искә төшереп яшь чагының Сихри мизгелләрен. Җан картаймый, тән картая Монысы дөрес. Күңелемә әле һаман Бары унсигез.
Сылтамалар:
283
0